Шушы дүрт хәреф аббревиатурасы артында четрекле көндәлек эш яшерелгән. Бу илебезнең яңа гражданы тууын теркәүдән башлап соңгы язуына кадәр. Әлбәттә, ГХАТ бүлеге белгчеләренә аерым профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатлары хас, бу сыйфатлар аларга үзләренең эш бурычын башкарганда ярдәм итә, бу – эшкә тугрылык, кешеләргә җылы мөнәсәбәт, аларны аңлый белү.
Шушы истәлекле көнне, район Советының чираттагы утырышында, район башлыгы А.П. Иванов безнең хезмәттәшебезне Ибраһимова Гузәл Шамил кызын һәм авыл җирлеге сәркатипләрен профессиональ бәйрәм белән котлады. Шулай ук , үз хезмәтләрен яхшы башкаручыларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.