Мамадыш районының Зверосовхоз авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Мельникова Анна Сергей кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шул уңайдан Анна Сергей кызын Урманчей авыл жирлеге җитәкчесе Анатолий Ильин һәм сәркәтибе Мугминова Ильмира Россия Президенты, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хатларын тапшырдылар, авыл жирлеге башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләк белән бүләкләделәр.