Хәбәрләр соңында игътибарыгызга тагын бер мәгълүмат. 19нчы декабрь көнне ,шәһәребездә чираттагы шимбә ярминкәсе узачак, сатуга чыршылар да чыгарылачак. Анда Тәкәнеш икътисадый зонасына кергән Никифорово, Ишки, Тауиле, Тәкәнеш, Олыяз һәм Көмешкүл авыл җирлекләре катнашачак. Гадәттәгечә, үз продукцияләре белән, башка төбәкләр фермерлары да чакырыла. Ярминкә иртәнге 7дә башлана. Рәхим итегез!