Соңгы елларда Тауиленә бәхет гел елмаеп тора. Кичђ биредђ модульле ФАП белән полициянең участок уполномоченные йорты да салып куйдылар.
–Бу биналар авылга бик кирәк иде, анда эшләүчеләр халыкка игелекле булсыннар,–диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та. Тауилендәге фельдшерлык-акушерлык пункты соңгы елларда районыбыз авылларына урнаштырылган модульле ФАПларның унберенчесе, ә полициянең участок уполномоченныйлары өчен файдалануга тапшырылган биналарның бишенчесе. Модульле ФАПны урнаштыруда, тирә-юнен төзекләндерүдә үзләреннән авылдашлары Владимир Балясов, Олег Волынов, Михаил Шулаев, Лола Латыповада зур өлеш керткәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Василий Иванов, аларга рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләрен дә тапшырды. ФАПның символик ачкычын Марина Иванова кабул итеп алса, полициянең участок уполномоченные йортыныкы Вәсил Дәүләтшинга тапшырылды. Ишекләрендәге кызыл тасмалар киселгәч, тантанада катнашкан халык та алар белән танышып чыкты.