11 декабрь көнне Түбән Яке Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Абдуллина Райлә җитәкчелегендә, “Татар фольклоры” түгәрәгенә йөрүче балалар катнашында “Язмышлардан узмыш юк икән “ дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте. Ә инде 12 декабрь көнне физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз Фирүзә Газизова, Райлә Сагирова һәм Зиннур Насибуллиннарның өйләрендә кунак булдык һәм аларга үзебезнең кечкенә генә күчтәнәчләребезне тапшырдык.