Мамадышның төп чыршысы республика бәйгесендә катнаша

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

20 декабрьдән муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк.

Конкурс 5 номинациядә үткәрелә.

Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла.

Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International