Бәйрәм графигы

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Гадәт буенча Яңа елны каршылаганнан соң, үзәк мәйдандагы Чыршыга атна буе тынгылык булмаячак. 1нче гыйнвардан алып 7нче гыйнваргача аның тирәсендә шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләренең тамашаларын күрсәтәчәкләр. Түбәндә аларны уздыру графигын тәкъдим итәбез. 1нче гыйнвардагы тамаша өчен шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп җитәкчелегендәге коллективлар җаваплы. 2нче гыйнвар – “Әкият“ һәм “Теремок“ балалар бакчалары; 3нче гыйнвар – “Бәләкәч“, “Миләшкәй“, “Ләйсән“ балалар бакчалары; 4нче гыйнвар – шәһә рдәге 2нче санлы лицей; 5нче гыйнвар – Мамадыш коррекцияләү-интернат мәктәбе; 6нчы гыйнвар – шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп; 7нче гыйнвар – “Ландыш“, “Светлячок“, “Нократ“, “Кояшкай“ балалар бакчалары җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр шәһәрдәшләребезнең, кунакларның күңелләрен ачачаклар. 7нче гыйнварда үзәк мәйданда Раштуа (Рождество) бәйрәменәт багышланган чара да уздырылачак. Ә бәйрәм тантаналарына 13нче гыйнвар көнне иске Яңа елны каршылау белән нокта куелачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International