Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә илебезнең яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы үтте.

2015 елның 11 декабре, җомга

2015елның  11 нче  декабрь көнне Мамадыш районының 14 яше тулган 20 мәктәп укучысы өчен мәңгегә истә калыр ,мөгаен. Чөнки алар ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә беренче шәхес таныклыгы документын алдылар.

  Яшь буынга документны  Мамадыш Башкарма комитет җитәкчесе Салават Мәхмүт улы һәм Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе  урынбасары Гөлия     Фәләхова тапшырды. Балаларны котлап, кисәтте: “

Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән яшь буынны котлап Сават Гимранов  “Паспорт алу көне Россия Федерациясененың  һәрбер гражданины өчен истәлекле вакыйга, бигрәктә аны беренче мәртәбә алганда. Бүгенге көннән алып һәрбер гражданинның хакы гына түгел, ә вазифалар да барлыкка килә” дип искәртте.

Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына илебезнең геральдикасы, паспортның барлыкка килү тарихы  турында кызыклы презентация тәкъдим ителде.

     ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  укучыларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында зур уңышлар, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауны теләде һәм истәлекле фотога чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International