5-нче декабрь көнне Көек-Ерыкса авыл җирлегендә “Саумы сез, авылдашлар” исеме астында музыкаль кичә үткәрелде. Кичә Көек-Ерыкса мәдәният йортында үтте. Кичкә Татарстанның төрле районннарында яшәуче авылдашларыбыз җыелган иде. Кичә авылдашларыбыз чыгышы белән урелеп бик җанлы барды. “Саумы сез, авылдашлар” очрашуын алдагы елларда да уткәрүне традицияга кертергә дип сөйләштеләр.