49 % мамадышлы үзен коррупциядән сакланган дип исәпли, ә 14 % ы коррупция котылгысыз дигән фикердә. Әлеге социологик сораштыру нәтиҗәләре белән район Советы һәм Башкарма комитеты бинасында таныштырдылар. Киңәшмәдә катнашучылар 2015 нче елда коррупциягә каршы тору комиссиясенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм коррупция очракларын киметүнең яңа юлларын барладылар. Район башлыгы Анатолий Иванов фикеренчә, әлеге комиссияләр һәр эре өлкәдә, һәр авыл җирлегендә булырга тиеш. Халык “коррупция” төшенчәсен ришвәт һәм хезмәт урынында вәкаләтләреннән намуссыз файдалану белән бәйли. 56 % кеше соңгы елларда коррупция кимеди дип саный, шуның белән беррәттән 13 % ы коррупционерлар, киресенчә артты дип тәкрарлый. Социологик өйрәнүләр күрсәткәнчә, районыбызда яшәүчеләр сәламәтлек саклау, дәүләт автоинспекциясе һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләр күбрәк коррупцияләнгән, дип исәпли. Район башлыгы әлеге статистикага каршы төшеп, бу реаль очракларга бәйле булмаган иске стереотиплар дип искәртте. Нәкъ бу өлкәдә хезмәт куючылар ныклы контроль астында, дип ассызыклады Анатолий Иванов.