Түбән Ушма урта гомумбелем мәктәбе коллективы мәгариф ветераны Флера Мөхәммәтханованың “Түбән Ушмы авылы тарихыннан сәхифәләр“ исемле китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды. Флера Мөхәммәтханова, Ишки авылының зыялы нәселендә туып, бөтен хезмәт юлын Түбән Ушма мәктәбенә багышлаган. Авыл музеен да оештыручы ул булган. Ә инде Түбән Ушма тарихын өйрәнү буенча хезмәте – бәяләп бетергесез.
–Түбән Ушма – республикада танылган, бай тарихлы авыл. Аның данын еракларга таныткан шәхесләр исемлегенә хәзер Флера апаны да өстәп була. Авылыгызның гимны бар иде, хәзер китабы да булды. Бу китап тиз генә туган китап түгел. Күп эзләнергә, эшләргә туры килгән. Рәхмәт китабыгыз өчен!,–диде кичәдә катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов та. Салават Гыймранов китапның авторы Флера Мөхәммәтхановага үзенең Рәхмәт хатын тапшырды . –Мин–ул тәрбияләгән соңгы пионер, беренче мулла,–ди Мамадышның үзәк мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов. Әлеге китапны әзерләүдә аның да өлеше күп керде. Ә нәшир итүдә иганәлек ярдәмнәрен Хәмит ага Ясәвиев һәм Абдулла Ясәвиевлар күрсәтте. Кызганычка каршы, эшләнеп беткән вариантын Абдулла Ясәвиевич үзе генә күрә алмады