Чыршылар конкурсы узачак.

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Төрле конкурсларның кешеләр арасында уздырылуына күнегеп беттек инде. Яңа елны каршылаган көннәрдә аның күрке булган чыршыга әле күптән түгел генә “бәйләнә“ башладылар. Татарстанда иң матур бизәлгән чыршыга конкурс 20нче декабрьдән алып, киләсе елның 25нче гыйнварынача дәвам итәчәк.  Анда биш номинация буенча бәяләр куелачак: Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла. Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак. Бәйгеләрнең приз фонды узган елгыдан артыграк. Шуңа күрә Мамадышның төп чыршысына аның бер өлеше эләгер, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International