Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубы Татар лигасы уеннарының 1/4 финалы узды. Анда командалар сәламләү һәм триатлон конкурсларында көч сынашалар. Бәйгедә безнең “Биш бармак“ командасы да катнашты.
Мәртәбәле жюри чыгарган нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: бертигез күләмдә балл җыеп КГАУ-ның “Әкәмәт“, НИСПТР-ның “Марат“ һәм безнең районның “Бишбармак“ командасы 1нче-2нче урыннарны бүлешәләр.