13 ноябрь көнне Югары Кыерлы авылында гомер итүче Фазылзянова Гәзизә Хәйдарша кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул бүгенге көндә улы Әнәс һәм килене Фирдәүсә тәрбиясендә гомер итә. Барча балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына , шатлыкларына куанып, бүгенге көненә шөкер итеп яши ул. Исән-сау булып, үз аягында 95 яшькә җитә алганына , матур йөргәненә бик сөенә Гәзизә әби. Алга таба шушылай авыртмыйча, муллыкта , тынычлыкта 100 яшеңне дә бергә-бергә бәйрәм итәргә язсын.