Юл йөрү кагыйдәләренең җәяүлеләргә кагылышлы өлешенә 1 июльдән үзгәрешләр кертелде. Тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән баручы җәяүледә машина утын чагылдыра торган элементлар кертелгән кием булмаса, ул штрафка тартылырга мөмкин. ЮХИДИ идарәсендә моның олы юлларда җәяүлеләрнең тапталу очракларын киметүгә өлеше зур булачак дип исәплиләр. Шул максаттан әти –әниләргә аңлату эшләре алып барылды, укучыларга киемнәрдә чагылдыра торган элементлар булган киемнәр алу турында киңәш ителде.