Мамадышта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза

2015 елның 16 октябре, җомга
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.
Спартакиада спортның җиңел атлетика эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, бадминтон, армрестлинг һәм аркан тарту төрләре, пневматик мылтыктан ату буенча узачак.
Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф учреждениеләре һәм мәгариф бүлекләре педагоглары һәм җитәкчеләре арасында физкультураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшләрен көчәйтү максатыннан үткәрелә.
Спартакиада 3 этапта уза. Беренче этапта ТР шәһәр һәм авыл районнарында мәгариф учреждениеләрендә якынча ярышлар үткәрелә. Иикенче этапта ТР муниципаль районнарында гомуммәгариф учреждениеләре һәм муниципаль районнар мәгариф идарәләре бүлекләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың барлык төрләре буенча ярышлар узачак. Финалда муниципаль районнарның җыелма һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командалары арасында Спартакиаданың бөтен төрләре буена ярышлар планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International