Мамадыш районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде.

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Депутатлар бертавыштан Салават Гыймранов кандидатурасы өчен тавыш бирә. Моңа кадәр ул район башлыгының урынбасары булып эшләгән иде. Ә элеккеге җитәкче Илнар Хафизов хезмәт юлын Зәй төбәгендә дәвам итәчәк. Әлеге үзгәрешләр хакында тулырак итеп Илнур Юнысов сөйли.

Кичә муниципалитет бинасында 3нче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының икенче утырышы узды. Депутатлар район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә 3 сәгать вакыт дәвамында ун мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Эшлекле чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, районның оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнаштылар.

Утырышның көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләрнең берсе- район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау иде. Бу постка ике кандидатура гариза язган. Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Таһир Нафыйков. Депутатлар Салават Гыймранов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

Салават Гыймранов тумышы белән районыбызның Яңа Комазан авылыннан. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Соколка урта мәктәбе директоры буларак башлап җибәрә. 4 елдан шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпне җитәкли башлый. Кабат икенче санлы лицей директоры булып эшләде. Ә 2014нче елның апреленнән район башлыгының урынбасары иде.

Район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе 5 елга төзелгән үзара килешүне имзаладылар.

Алга таба район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы сайланды. Бу кәнәфигә мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Ришат Сәмигуллин утырды. Аның урынына 4нче санлы мәктәп директоры Илдус Габдрахманов билгеләнде.

Ә соңгы 4 елда район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илнар Хафизов алга таба республиканың Зәй районында шушы вазыйфаны башкарачак. Исегезгә төшерәбез, ул Мамадыш төбәгендә хезмәт юлын моннан 8 ел элек мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак башлаган иде. Аннан социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкарды.

Анатолий Иванов Илнар Хафизовка районыбыз үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, ТР Дәүләт Советы рәисе имзалаган Рәхмәт хаты һәм “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медален тапшырды.

Тәлгать Абдуллин һәм Анатолий Иванов яңа вазыйфаларга билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләделәр.

Утырыш барышында шулай ук даими комиссияләрнең рәисләре билгеләнде, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина ЗАГС органнарында законнарның үтәлеше хакында сөйләде, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров ел башыннан төзелеш тармагында ирешелгән күрсәткечләр белән таныштырды.

Шәһәрдәге икенче санлы лицейга академик Камил Вәлиев исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International