Казанда ТР агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" конкурсы уза

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Казанда, 30 октябрьдә ТР агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән "Һөнәре буенча иң яхшысы" конкурсы уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурсны тармак министрлыгы белән бергә "ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Чара Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында үткәрелә.
Конкурс теоретик белемне тикшерү һәм практик эшчәнлек этаплары буенча узачак.
ЯрышлардаТатарстан авыл хуҗалыгының 18 яшьтән алып 35 яшькәчә  яшь хезмәткәрләре катнаша ала, аларның хезмәт стажы 1 елдан да ким булырга тиеш түгел.

Җиңүчеләр "Иң яхшы инженер-механик", "Иң яхшы агроном", "Иң яхшы хисапчы-икътисадчы", "Иң яхшы механизатор", "Иң яхшы ветеринария табибы", Иң яхшы зоотехник", "Иң яхшы сыер савучы", Иң яхшы терлекче" номинацияләре буенча билгеләнәчәк.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм 6,8,10 меңлек сертификатлар тапшырылачак. Кайбер белгечләргә чит илдә стажировка узу мөмкинлеге дә биреләчәк.
Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга дипломнар һәм 2 мең сум күләмендә премия биреләчәк.
31 октябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International