Борынгы шәһәрчекнең үткәне һәм бүгенгесе.

2015 елның 2 октябре, җомга

Борынгы шәһәрчекнең  үткәне һәм бүгенгесе. Мәктәп укучыларын тарихыбыз белән таныштыралар. Элекке стильдәге киемнәрдән булган балалар өчен Кирмәнчек территориясе буйлап экскурсия үтте.

Урта Кирмән авылы янәшәсендә кыйблага карап агучы җиде чишмә суы белән сихәтләнергә дип безнең төбәккә әллә кайлардан киләләр. Таудагы чишмәләр кешенең кан әйләнеше системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе йөрәккә, икенчесе кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен җан  чишмәсе  диләр. Басмадан керүгә беренче  чишмәдә  кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән эчеп барырга кушалар. Бу атнада бирегә мәктәп укучылары килде.

“Борынгы Кирмәнчек шәһәренең тормышы һәм көнкүреше“ дип исемләнгән проектның авторы- Аграр яшьләр берләшмәсенең җирле бүлеге рәисе Айнур Әгъләмов. Аның эше отылган грант бәрабәренә тормышка ашачак. Ә мамадышлылар шушы проект ярдәмендә Кирмәнчек шәһәрчеге урынына килеп, борынгы бабаларыбыз яшәгән урыннар белән якыннан таныша, тарихи мәгълүматлар белә алачак. Чираттагы кунаклар булган мәктәп укучыларына да күп кенә кызыклы фактларны сөйләделәр.

Борынгы Кирмән шәһәре Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгыш тарафта, Кирмән елгасының сул ягындагы калкулыкта урнашкан. Күмер катыш көл, туфрактан арындырылган Кирмән каласы бүгенге көндә өлешчә кабат торгызылды. Казан-Чаллы юлының кайсы ягыннан килсәң дә үзенең матурлыгы белән юлчыларын җәлеп итә ул. 

Кирмән шәһәренең яшәеш чорлары X-XIV гасырлар белән билгеләнә. Шәһәрнең, кирмән-ныгытма буларак, аталышына кагылышлы беренче хәбәр Италия сәүдәгәрләре тарафыннан төзелгән 1376 елгы картада урын алган.

 

Кирмән шәһәре яндырылганнан соң бары 500 елга якын вакыт үзгач кына рус тарихычылары арасында аның кайда урнашканлыгы турында бәхәс кузгала. Бары 1925 елда гына Кирмән шәһәре каршындагы ханнар зираты ташлары турында беренче язма барлыкка килә. 1948-49, 1955 нче елларда Кирмән шәһәрлеге җирлегендә беренче фәнни археологик күзләү һәм өйрәнү эшләре оештырыла. Кирмән шәһәрлеге белән янәшә шул чордагы авыл эзләре табыла. Ханнар зиратындагы ташларның фотокүчермәләре эшләнә.  

Кирмән шәһәрен фәнни рәвештә өйрәнү, зур күләмдә археологик казу эшләре уздыру 1995 елда башланды. 1995-2003 нче елларда Кирмән шәһәре биләмәсендә 8 урында барлыгы 1716 кв.м мәйданда археологик тикшерү эшләре уздырылды. 2009 елның июль аенда Кирмәндә археологик экспедиция кабат үз эшен яңарты. Хәер, аңынчы да Кирмән шәһәре тарихтан төшеп калмады. Кирмәннең нәкъ уртасында шәһәрне саклап шәһит киткән каһарман бабаларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куелды, тирә ягына агачлар утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International