Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины исеменә тагын 10 мамадышлы ия булды. Кичә никахларны рәсмиләштерү сараенда 14 яшьләре тулган райондашларыбызга паспортлар тапшырдылар.
2015 нче елның 17 сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен. Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина катнашты. Ул яшүсмерләргә ничек паспортны тотарга, аның җәгыятьтә кулланышы турында сөйли.
Илебездә паспорт төшенчәсе беренче тапкыр Людовик хакимлек иткән чорда кулланыла башлый. Дөрес, ул чагында рәсми документ хәзергесенә охшамаган була. Петр 1нче идарә иткән елларда паспорт шактый үзгәрешләр кичергән. Ә хәзерге паспорт системасы Советлар Союзында 1932нче ел азагында кертелә.
-Бүген безгә шушындый матур һәм тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Бу безнең тәүге мөһим документыбыз. Әлеге мизгелне түземсезлек белән көттек. Бу минутларны хәтеремдә озак саклаячакмын. Хәзер без илебезнең тулы хокуклы гражданиннары. Оештыручыларга рәхмәт,- диде Анастасия Ерохина.
Шулай ук, бәйрәм кичәсенә, балаларын котларга әти-әниләре, туганнары килгән иде. Килгән кунаклар яшь малайларга һәм кызларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Күпбала анасы Светлана Куренина өчен бүген икеләтә бәйрәм. Игезәк уллары Юрий һәм Александр Тимашевлар паспортлы булды.
-Безне мондый тантанага чакыргач, күңелләр күтәрелеп китте. Әле дә истә, моннан берничә ел элек өлкән улым паспорт алган иде. Болай зурлап оештырмаганнар иде ул чакта. Паспорт өстәленә килдек тә, документны алып киттек,- ди Светлана Куренина.
Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына кызыклы викторина үткәрелде. Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова паспорт ияләрен чын күңелдән котлаганнан соң, истәлеккә фотога төштеләр.