Бүген 2015 елның 2 октябрь Елмаю көнендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегенә яңа туган кызын теркәргә Шахтин Павел Алексеевич килде.Шахтиннар күп балалы гаилә, алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ә бүген инде озак көткән дүртенче балалары - кызларының тууына шатланып туя алмыйлар. Кызларына ягымлы Вера исеме бирделәр, татарчага тәрҗем иткәндә Өметне аңлата.
“Кызымның тууы –иң зур бүләк булды, “- диде бәхетле, сөенечен яшерә алмаган кыз атасы Павел, документларга кул куйгач, ЗАГС бүлегендә аның өчен иң шатлыклы мизгелләрне теркәвен искәртте.