Шушы бәйрәм көннәрендә тормышларыбыз ямь ләнеп китсен, узләренә рухи азык алырлар дип безнең депутатыбыз Аитов Булат Фаатович бик матур концерт алып килде. Анда Татарстаннын атказанган артисты Раяз Фасихов, Татар моны лауреатлары Ришат Фазлыйэхмэтов белэн музыкант Булат Шариповлар чыгыш ясады.
Шулай ук сэхнэбез турендә хезмэт һәм тыл ветераны Гарипова Миннебикә Әхәт кызына, авылыбыз имам-хатибы Ситдиков Навафиль Шәмсимөхәммәт улына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләк-концерт башланганчы Булат Фаатович сугыш ветераны Агмалов Гильметдин янына акчалата бүләк һәм азык-төлек пакеты алып кереп бәйрәм белән котлады.
Залда өлкәннәр бик күп җыелган иде. Үз чиратларында алар да депутатыбызга зур рәхмәтләр әйттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.