Агач утыртасың килсә- урманчылыкларга мөрәҗәгать ит! Бүген алар территориясендә эшләүче питомникларда нинди генә төр үсентеләрне очратмыйсың.

2015 елның 2 октябре, җомга

Агач утыртасың килсә- урманчылыкларга мөрәҗәгать ит! Бүген алар территориясендә эшләүче питомникларда нинди генә төр үсентеләрне очратмыйсың. Алар урамнарны матурлау чарасы гына түгел, ә файдалы яклары да шактый.

Агачлар утырту- изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын,  яшеллек беркайчан да артык булмый. Соңгы берничә елда агач утырту күмәк төс алды. Моның өчен яз һәм көз айларында махсус көннәр дә билгели башладылар.

Мәгълүм булганча, шәһәребез территориясе участокларга бүленеп, оешма-предприятие, учреждение коллективларына беркетелгән иде. Шәһәр башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, Мамадыштагы 78 урам һәм тыкрык 100 участокка бүленеп, шуның кадәр сандагы коллективларга тапшырылган. Әмма аларның нибары 36сы гына бу эшкә намус белән караган икән. Бу юнәлештә аеруча актив эшләүчеләр исемлеге башында район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре тора. Алар Домолазова урамына 100 артык каштан агачлары утырткан иде. Бүген алар матур гына үсеп киләләр. Коллектив вәкилләре һәр сезон саен өмәләр вакытында үсеп китә алмаганнарын яңартырга да онытмый.

Шулай ук үзләренә беркетелгән участокларда агачлар утыртып шәһәребезне яшелләндерүгә урманчылар коллективы, стадион-ипподром хезмәткәрләре, теркәү палатасы, җитештерү комбинаты, исәп-хисап үзәге, суд приставлары, роспотребнадзор филиалы, жилэнергосервис, энергосбыт җәмгыятьләре, элемтәчеләр, газчылар, электрчылар, райфо, спиртзаводы, идарәче компания, ПМК Мелиорация, сыр-май комбинаты, янгын сүндерү бүлеге, казначылык, 11нче санлы, 4нче, 1нче, 5нче санлы балалар бакчалары коллективлары өлеш керткән иде. Әмма яшелләндерү кампаниясенә бөтенләй кушылмаучылар да бар. Бүген аларны исемләп атыйсы килми, бары тик бу эшнең файдалы һәм әһәмиятле икәнен генә аңлатасы килә. Дөрестән дә, матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә агачларга тиңнәр юк. Алар тәүлек саен күпме углекислый газны йота һәм аңардан да күбрәк итеп кислород бүлеп чыгара. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. Әгәр бер  агач  киссәң, аның урынына өч  агач  утырт диюләре дә бик дөрес бит.

Соңгы елларда агач утырту белән бәйле акцияләр үткәрү матур бер тради- циягә әверелә башлады. Милли урман утырту көне меңләгән татарстанлыны берләштерә. Мондый акцияләр агач утыртуга, табигатьне яратуга гына кайтып калмыйча, табигатькә, һавага кирәкле агачлар утыртуга, аларны дөрес тәрбияләргә дә өйрәтә. Ә тәрбия чыннан да кирәк, чөнки утыртылган   агачлар  җитәрлек тәрбия булмау, үз тамакларын үзләре туйдырып йөрүче караучысыз кәҗәләр,  бала-чага шуклыгы аркасында тамыр җәеп, үсеп китә алмадылар. Мондый күренешләр һәр участокта да диярлек бар.  

Бүгенге көндә Мамадыш һәм Кама урманчылыклары территорияләрендә питомниклар эшли. Аларда дистәдән артык төр агач, куаклар үстерәләр. җитәкчеләре әйтүенчә, бердәм агачлар утырту көнендә бу үсентеләр оешма-предприятие коллективларына, авыл җирлекләренә, мәктәпләр, балалар бакчаларына бушлай биредә. Бары тик алдан гариза гына бирергә кирәк. Урманчылыкларга шәхси йорт хуҗалыклары да мөрәҗәгать итә ала.

Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәрберебез шуларны аңласын, тирә-якны яшелләндерү юнәлешендә үткәрелүче чаралар дәвамлы һәм үтемле булсын иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International