“МамадышТВ“ телеканалында өр-яңа проект.

2015 елның 2 октябре, җомга

“МамадышТВ“ телеканалында өр-яңа проект. “Весело живем“-“Күңелле яшибез“ тапшыруында һичьюгы бер генә көнгә булса да шәһәр тормышыннан качып, авылча яшәп карарга теләүчеләр катнаша ала. Аларга отпуск та, чит илләр хакында да уйланырга кирәкми, ә бары тик яңа кичерешләр артыннан шәһәр читендәге берәр торак пунктка гына килергә кирәк. Тапшыру геройларын чын авыл тормышы көтә. Сынауларны беренче булып 20 яшьлек мамадышлы Владислав Андреев узды. Күпләр бу тапшыруны кичә күрергә өлгерде инде. Әгәр дә юк икән, дүшәмбе кичендә безнең канал аны кабатлап күрсәтә. Хөрмәтле тамашачылар! Әгәр дә сез дә бу тапшыруда катнашырга телисез икән, 3-17-65 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International