Иртәгә Мамадыш бозында яңа сезон башланачак.

2015 елның 2 октябре, җомга

Иртәгә Мамадыш бозында яңа сезон башланачак. Хоккей сөючеләрне көндезге сәгать 3тә “Олимп“ сараена чакыралар. Безнекеләрнең көндәше Минзәлә спортчылары.

 

Бүген “Олимп“ боз сараенда тулы көченә күнегүләр уза. Төрле яшьләрдәге хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелеген башларга әзерләнәләр. Әлеге кадрларны без “Олимп-2005“ командасы дәресендә төшереп алдык. Быелдан бу составны райондагы иң тәҗрибәле хоккей тренерларының берсе Ринат Ризванов җитәкли. Моңа кадәр аның шәкертләре республика һәм илкүләм бәйгеләрдә даими рәвештә лидерлар рәтендә йөрделәр. 2005нче елда туганнардан тупланган команданың капитаны Артур Герасимов әйтүенчә, алар алдына да зур бурычлар куелган.

Иртәгәдән шәһәрдә хоккей сөюче мамадышлылар күптәннән зарыгып көткән чираттагы спорт сезоны ачыла. ТР беренчелеге кысаларында яңа бозга тәүге мәртәбә “Олимп-2002“ командасы чыгачак. Алар 15 сәгатьтә Минзәлә хоккейчылары белән очраша. Ә тагын бер командабыз, “Олимп-2001“ иртәгә район данын Кукмара төбәгендә яклый.

Гомумән, бу сезонда ТР беренчелегендә Мамадышның төрле яшьләрдәге 7 малайлар командасы, бер хатын-кызлар һәм шулай ук бер ир-атлар командалары катнашачак. Һәр тренер икешәр коллективка беркетелгән.

-Командалар уенчылар белән 100% тупланган. Тренерлар бар. Хоккей өчен кирәкле экипировкалар шулай ук әзер. Яңа сезонны уңышлы гына башлап, быел да яхшы күрсәткечләргә ирешербез дип өметләнәбез,- диде боз сарае директоры Зөлфәт Хөснетдинов.

Быел хоккейчылар бозга шактый иртә, август ае уртасында ук чыкты. Бу аларга сезон алдыннан шөгыльләнергә вакыт та күбрәк булды, дигән сүз.

Елдагыча мамадышлылар “Алтын алка“ клубы призы өчен дә көч сынашачак. Анысы кыш айларында старт ала. Ир-атлар командалары арасында беренчелек октябрь ае уртасында башланыр дип көтелә.

Хоккейдан тыш, “Олимп“ бозында фигуралы шуучылар түгәрәге дә эшли. Ә ирекле шуарга теләүчеләрне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көтәләр. белешмәләр өчен телефон номеры: 3-91-28.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International