Районыбыз мәхәлләләрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар оештырыла.

2015 елның 2 октябре, җомга

Районыбыз мәхәлләләрендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе Зур Өске мәхәлләсендә Корбан мәҗлесе оешкан төстә узды. Вәракыя әби Әлмөхәмәд кызы исеменнән чалынган корбаннан авыл халкы өчен корбан ашы уздырылды. Вәракыя әбинең барлык изге теләкләре тормышка ашсын дип догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде. Мәҗлестән соң мәчеттә күмәкләп намаз укылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International