Өлкәннәр көне белән!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
1нче октябрь һәр елны Халыкара Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Сезгә хөрмәт, игътибар, ихтирам күрсәтү көне бу. Рухи халәтегезгә, матди хәлегезгә, ихтыяҗыгызга, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. Һәм бу көзнең бер көне белән генә тәмамланмас, дигән ышанычта калам. Картлык берәүне дә читләтеп узмаячак. Аның нинди буласы бүген кылган эшләребезгә бәйле икәнен онытмыйк. Сезнең буын безгә хезмәт сөючәнлек, Ватанга чиксез тугрылык, бер-береңә ярдәм итү кебек гүзәл сыйфатлар тапшырды. Ничек кенә булмасын, Сез һәрчак киләчәккә өмет һәм ышаныч баглыйсыз. Гомерегез күңел тынычлыгы белән муллыкта, иминлектә үтсен, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, авырмыйча матур яшәвегезне телим. 
А.П. Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International