Мамадыш юлларында һәркөнне диярлек һәлакәтләр искәртелеп тора. Шуларның чираттагысы шәһәребезнең нәкъ уртасында килеп туды. Бу юлысы пассажирлар төягән автобус зыян күрә.
Кичә сәгать көндезге 4 тулып килгәндә, Мамадышта чираттагы юл-транспорт һәлакәте искәртелде. Автобус белән Шевроле Нива катнашындагы күңелсез вакыйга Карл Маркс һәм Домолазова урамнары киселешкән чатта килеп туды. Вакыйга урынына санаулы минутлар эчендә ЮХИДИ, янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте вәкилләре килеп җитә. Инспекторлар белдерүенчә, төп юл дип саналучы Домолазова урамыннан түбәнгә таба хәрәкәт иткән җәмәгать транспортын Нива хуҗасы үткәреп җибәрмәгән. Шуның нәтиҗәсендә бәрелеш була да инде. Шевроле йөртүчесе белдерүенчә, ул сул яктан техника килеп чыгар дип көтмәгән дә. Чөнки юл билгесе бер якка гына хәрәкәт дип күрсәтә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Нива йөртүчесе тән җәрәхәтләре алып, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек диләр.
Ә бу вакытта автобус салонында булган пассажирлар зыян күрмәгән.