Мамадыш радиосына "Күңел" кушыла

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Моңа кадәр 103.9 FM ешлыгында "Болгар" радиосы һәм "Нократ дулкыннары" радиосын тыңлап булса, 1 нче октябрьдән "Болгар" радиосы урынына  әлеге дулкында автокаланың "Күңел" радиосын ишетеп булачак.

Әлбәттә, җирле радио эшчәнлегенә моның белән зур хилафлык килмәячәк. Киресенчә, "Нократ дулкыннары" радиосы 5 нче октябрь иртәсендә тыңлаучыларын өр-яңа шоу-программа белән уятып җибәрәчәк. Дөрес, көндезге эфир сәгатьләре бераз үзгәреш кичерәчәк, ди бүлек редакторы Айгөл Әхмәтшина. "Нократ дулкыннары" радиосы төшке аш вакытларында, 12.00-13.00 сәгатькә кадәр, һәм 16.00-18.00 сәгатькә кадәр халык күңелен күрәчәк. Башка вакытта бу миссия Яр Чаллы шәһәре радиосына йөкләнә. Зиһен өчен уникаль булган "Радиологопед", "Радиокараоке", "Очты-очты","Татар теле остасы" һәм башка файдалы уеннар ,онлайн- котлаулар, тормышчан рубрикалар, җитди әңгәмәләр, саллы бүләкләр, кичерәсе уңай хисләр алда әле.

Реклама бирергә теләүчеләр игътибарына! Отышлы реклама вакытлары, эфир сеткасы хакында өстәмә мәгълүматны 3-30-47 телефон номеры аша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International