“Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” хәйрия акциясы Мамадыш районында.

2015 елның 25 сентябре, җомга

    3 сентябрь көнне  Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән  йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акча жыю -хәйрия акциясы чикләрендә Татарстан Республикасының ГХАТ идарәсе һәм Анжела Вавилова исемен йорткән фонды белән бергәлектә уза.

    Никахлашу тантанасыннан соң, яшь гаиләләр һәм туй мәҗлесенә килгән кунаклар авыру балаларга исәнлек-саулык, бәхет теләп, тизрәк терелүләренә өметләнеп кубка акча салалар. 
   Ә 25 сентябрь  көнне, балаларының туй мәҗлесенә килгән әти-әниләр дә читтә калмады, хәйрия акциясында катнашырга теләкләрен белдерделәр.

      Шәфкатьле, мәрхәмәтле  Мамадыш халкы Анжела Вавилова Фондына үзенең өлешен кертүен дәвам итәр   дип ышанып калабыз.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International