Мамадышлыларның коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә, аерым алганда, “ЖКУ“ оешмасына мөнәсәбәте нинди соң? Әлеге кадрларны без шәһәр һәм Красная Горка җирлегендәге урамнарда төшереп алдык. Каты–көнкүреш калдыклары салыр өчен куелган контейнер янәшәсенә корган агачлар, чыбык–чабык өелгән. Әмма аларның урыны биредә түгел,- ди “Мамадыш ТКХ“ оешмасы җитәкчесе Рәис Шәңгәрәев.
“Бу турыда без беренче тапкыр гына әйтмибез инде. Күптапкырлар җирле ММЧ аша да чыгыш ясадык, әмма нәтиҗәсе күренми“,- диде ул.
Каты–көнкүреш калдыклары контейнеры янәшәсендә чыннан да ниләргә генә юлыкмыйсың. Биредә төзелеш материалын да, сафтан чыккан җиһазларны да, һ.б. ны да күрергә мөмкин. Әмма болар өчен административ җаваплылык каралганлыгын онытмаска кирәк. Штраф күләмнәре дә шактый хәзер.
Рәис Шәңгәрәев әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәребездә 200дән артык каты–көнкүреш калдыклары салу контейнеры, уннан артык бункер исәпләнә. Аларга көн саен махсус машиналар хезмәт күрсәтәләр. Кайчагында бу техникалар гына өлгерә алмый икән. Кайбер шәһәрдәшләребезнең коммуналчыларның эшенә битараф каравы, өстәмә мәшәкать тудыра.