Гимнастика белән шөгылъләнергә теләүче балаларны спорт мастеры Раян Садриев түгәрәккә чакыра.

2015 елның 25 сентябре, җомга

Гимнастика белән шөгылъләнергә теләүче балаларны  спорт мастеры Раян Садриев түгәрәккә чакыра. Дәресләр көрәш буенча спорт мәктәбе базасында оештырылачак. Күнегүләр- 4 яшь ярымнан алып 6 яшькәчә сабыйлар өчен.

Былтыр әлеге түгәрәккә 70 ләп бала йөргән булса, быел бу санны арттырырга ниятлиләр. Спорт остасы сүзләренчә, әлеге секция булачак хоккейчылар, фигуралы шуучылар, футболчылар өчен яхшы мәктәп булачак.

Раян Садриев әйтүенчә, бу төр белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Аның һәр элементын камилләштерү өчен шактый вакыт таләп ителә. Тагын шунысын истән чыгармыйк, спорт гимнастикасы кешедән зур сабырлык та сорый.

Инт Раян Садриев, спор гимнастикасы буенча өлкән тренер

Гимнастика түгәрәгенә балаларны туплау сентябрь ае азагына кадәр башкарылачак. Барлык сораулар белән дә көрәш буенча спорт мәктәбенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International