Сезон башлана.

2015 елның 25 сентябре, җомга
Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана. Бу шимбәдә, 26нчы сентябрьдә, аның беренчесе барлык авыл җирлекләре катнашында үтә. Шәһәрдәшләребезгә фермерлар һәм предприятиеләр җитештергән продукцияне арзан бәядән алу мөмкинлеге тудырыла. Үзәк мәйдандагы сәүдә рәтләре 8.00 сәгатьтә эшли башлый. Көзге-кышкы ярминкәләр 2016нчы елның 19нчы мартына кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International