Галактионов урамында урнашкан 7нче санлы йортның ишегалдын быел 50 төргә якын чәчәк бизи.

2015 елның 25 сентябре, җомга

Галактионов урамында урнашкан 7нче санлы йортның ишегалдын быел 50 төргә якын чәчәк бизи. Күпкатлы торак янәшәсендәге участокны гөлбакчасы итеп, биредә яшәүчеләр ел саен территорияләрне төзекләндерү конкурсында беренче урынны яулап килә. Быел да алдынгы позицияне башкаларга бирмәде алар.

 

Шђџђребезне гљлбакчага ђйлђндерњ, аны яшеллђндерњ, тљзеклђндерњ буенча елныћ елында сизелерлек эшлђр башкарыла. Шунысы сљенечле, чђчђк тњтђллђре булмаган урамнар, территориялђр зурлыгы да кими бара хәзерге көндә. Мәгълүм булганча, ел саен чал тарихлы Мамадышыбызныћ йљзен тагын да нурландыруга њзлђреннђн сизелерлек љлеш керткђн ТМШ ләре, күпфатирлы йортлар арасында да ярыш бара. Бәйгегә нәтиҗә ясау да җиңел түгел. Чљнки бњген књпчелек ќирдђ чђчђк утыртып кына калмыйлар. Дизайнга да игътибар бирелђ.

Соңгы 4 елда үз номинациясендә Галактионов урамындагы 7нче санлы књпкатлы торакка тићнђр булмады. 70 фатирлы йортта яшәүчеләр чәчәк үстерүгә бөтен көчләрен бирәләр. Әлфия Заһирова шулар арасында иң активы.

“Бу эшне йортыбыз буенча җаваплы кеше”- Татьяна Кирдяшова башлап йөри. Ә без аның ярдәмчеләре. Күбесенчә өлкәннәр булыша инде. Яшьләр көндез эштә бит.

Әлеге йорт кулланылышка 2011нче елның көзендә тапшырылган иде. Шул дәвердән алып, монда яшәүчеләр территорияләрен матурлау буенча зур хезмәт башкара. 5 катлы йорт каршында җир эшләре иртә яздан ук башлана икән.

Кемдер ял көнендә, икенчеләре буш вакытларында чәчәк араларын эшкәртә, даими рәвештә су сибеп торалар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күз алдында.

Быел биредә чәчәкләрнең 50ләп төрен санарга мөмкин. Араларында гладиолуслар, ирис, лилия, ромашка, питуния, бархатцы һ.б. бик күпләр үсә. Үзләре әйтүенчә, алар бу матурлыкны конкурста катнашу өчен тудырмый. Кунаклар алдында да күңелле, ди алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International