“Милләтләр кроссы“

2015 елның 25 сентябре, җомга
“Милләтләр кроссы“ быел 27нче сентябрьдә Мамадышта биш мәйданда узачак. Анда катнашучыларны теркәү стадион-ипподромда, “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексында, Совет урамында, “Яшьлек“ паркында, шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәптә узачак. Шул ук мәйданнарда бердәм старт биреләчәк. Массакүләм йөгерүне тантаналы ачу 10.00 сәгатьтә башлана. Шәһәребезнең күренекле спортчылары разминка үткәрә. 
“Милләтләр кроссында“ барлык теләүчеләр катнаша. Уңайлылык өчен предприятие һәм оешма коллктивлары мәйданчыкларга бүленгән. Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр Совет урамына чакырыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International