Мамадыш шәһәре һәм муниципаль район башлыгын сайладылар

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
“Бөтен көчебезне һәм белемебезне туган якны чәчәк аттыруга бирәбез!“ – әлеге фикер өченче  чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының беренче утырышында кызыл җеп булып сузылды. Ул 22нче сентябрьдә район муниципалитетында узды. “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең 24нче конференциясенә җирле бүлектән делегатлар сайланды. Партиянең 42 беренчел бүлекләренең 62 вәкиле форумның ике этабы дәвамында Мамадыш шәһәре һәм муниципаль район башлыгы вазыйфасына яшерен тавыш бирү юлы белән кандидатлар сайладылар. Мамадыш шәһәре һәм муниципаль район башлыгы вазыйфасына яшерен тавыш бирү юлы белән конференция делегатлары Анатолий Петрович Иванов кандидатурасына тавыш бирделәр. Альтернатив кандидатуралар – 13нче санлы бер мандатлы шәһәр сайлау округы депутаты Сирень Ибраһимов һәм Келәүш авыл җирлегеннән бер мандатлы 6нчы санлы сайлау округыннан Илдар Бурханов арасыннан аңа күпчелек тавыш бирелде. 
Муниципаль район Советының “Бердәм Россия“ партиясе депутатлар фракциясе җитәкчесе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Омар авыл җирлеге Советы депутаты Сергей Плакатнов сайланды. Җирле политсовет составында да үзгәрешләр бар: икенче санлы беренчел шәһәр бүлеге секретаре Рөстәм Гыйлаев вәкаләтләреннән азат ителде, яшерен тавыш бирү юлы белән җиденче санлы беренчел шәһәр бүлеге секретаре Фәнис Мөхәммәтҗанов политсовет составына кертелде. 
Мамадыш шәһәре һәм муниципаль районы Советының беренче утырышында делегатлар шәһәр һәм район башлыкларын да сайладылар. Әлеге постларга тәкъдим ителгән Анатолий Иванов кандидатурасы ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды. Ике утырышта да Анатолий Петрович Иванов ант кабул итте. Район башлыгы урынбасары итеп муниципаль район Советы депутаты – Красная Горка авыл җирлеге Советы вәкиле Салават Гыймранов сайланды. Мамадыш шәһәр Советы һәм муниципаль район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан “Россия төбәкләре“ төбәк хезмәттәшлеген һәм үсешен яклау җәмәгатьчелек фонды Президенты Геннадий Глушков, ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International