Яңа бурыч: яхшыны тагын да яхшыртырга! Ә бөтен көч һәм белем туган якны чәчәк аттыруга бирелергә тиеш! Әлеге фикерләр өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының беренче утырышында кызыл җеп булып сузылды. Эшлекле чараны 22нче сентябрьдә муниципалитет бинасында үткәрделәр.
Гаять киеренке көнне башлап, иң элек ныклап оештыру эшләре белән шөгыльләнделәр. “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең 24нче конференциясенә җирле бүлектән делегатлар сайланды. Партиянең 42 беренчел бүлекләренең 62 вәкиле форумның ике этабы дәвамында Мамадыш шәһәре һәм муниципаль район башлыгы вазыйфасына яшерен тавыш бирү юлы белән кандидатлар сайладылар.
2015нче елның 13нче сентябрендә җирле үзидарә вәкаләтле органнарына депутатлар һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау йомгаклары җөмһүриятебездә Президент Рөстәм Миңнеханов, дәүләт һәм муниципаль власть органнары алып барган социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси курсның закончалыклы күркәм нәтиҗәсе булуын тагын бер кат раслады. “Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан төбәге бүлеге эшчәнлегенә позитив бәя бу. Сайлаулар ачык, көндәшле, рухына, хәрефенә кадәр законлы узган. Халык белән очрашуларда, халык җыеннарында, советларында муниципаль районыбызның 16 меңнән артык кешесе катнашты. Районыбызның 29 муниципаль берәмлегенең 241 округында да депутатлар сайланган. Халык ышанычлы һәм зирәк җитәкчеләргә үзенең тавышын бирде. Бүген чират – депутатларда, алар халык ышанычын якларга тиеш.
Регламент буенча куелган мәсьәләләрдән алга китеп шуны әйтәсе килә: Мамадыш шәһәре һәм муниципаль район башлыгы вазыйфасына яшерен тавыш бирү юлы белән конференция делегатлары Анатолий Петрович Иванов кандидатурасына тавыш бирделәр. Альтернатив кандидатуралар – 13нче санлы бер мандатлы шәһәр сайлау округы депутаты Сирень Ибраһимов һәм Келәүш авыл җирлегеннән бер мандатлы 6нчы санлы сайлау округыннан Илдар Борһанов арасыннан аңа күпчелек тавыш бирелде.
Муниципаль район Советының “Бердәм Россия“ партиясе депутатлар фракциясе җитәкчесе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Омар авыл җирлеге Советы депутаты Сергей Плакатнов сайланды. Җирле политсовет составында да үзгәрешләр бар: икенче санлы беренчел шәһәр бүлеге секретаре Рөстәм Гыйлаев вәкаләтләреннән азат ителде, яшерен тавыш бирү юлы белән җиденче санлы беренчел шәһәр бүлеге секретаре Фәнис Мөхәммәтҗанов политсовет составына кертелде.
Мамадыш шәһәре һәм муниципаль районы Советының беренче утырышында делегатлар шәһәр һәм район башлыкларын да сайладылар. Әлеге постларга тәкъдим ителгән Анатолий Иванов кандидатурасы ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды. Ике утырышта да Анатолий Петрович Иванов ант кабул итте. Ә анда мондый сүзләр бар: “Мамадыш муниципаль районында яшәүчеләрнең иминлеген саклау, кешеләрнең һәм гражданнарның ирек һәм хокукларын яклау өчен бөтен көчемне һәм белемнәремне бирергә вәгъдә бирәм...“
Анатолий Иванов үзенә ышаныч белдергән өчен район халкына, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, муниципаль районның депутатлык корпусына зур рәхмәтләрен белдерде.
Район башлыгы урынбасары итеп муниципаль район Советы депутаты – Красная Горка авыл җирлеге Советы вәкиле Салават Гыймранов сайланды.
13нче санлы бер мандатлы шәһәр сайлау округы депутаты Сирень Ибраһимов Мамадыш шәһәр башлыгы урынбасары итеп сайланды.
Район Советының алты даими комиссиясе әгъзалары шушы көнне үк үзләренең беренче оештыру киңәшмәләренә җыелдылар.
Мамадыш шәһәр Советы һәм муниципаль район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан “Россия төбәкләре“ төбәк хезмәттәшлеген һәм үсешен яклау җәмәгатьчелек фонды Президенты Геннадий Глушков, ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнаштылар.