Берничә ел элек авылларда үткәрелгән җыелышларда халык пай җирләре өчен түләмиләр дип зарлана иде.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Берничә ел элек авылларда үткәрелгән җыелышларда халык пай җирләре өчен түләмиләр дип зарлана иде. Хәзер бу мәсьәлә уңай хәл ителә башлады. Хуҗалыклар кешеләрнең пай җиреннән файдаланган өчен икмәкләтә, яки печән-салам белән исәп-хисап ясый.

 

Без әле бу көннәрдә генә халыкка пай җирләре өчен түләү мәсьәләсе ничек хәл ителүен белергә теләп Сон төбәгендә булып кайттык. Беренче тукталышыбыз “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятенең ындыр табагы иде. Биредә аның мөдире Салават Таиповны очраттык.

Салават Таипов әйтүенчә, әлеге хуҗалык халыкның пай җирләреннән файдаланган өчен ел саен ашлыгын, печән саламын биреп бара икән. Бухгалтериядән елдагыча исемлек алып менделәр. Анда Кече һәм Урта Соннан 355, Түбән Сон, Колышчы һәм Рәхмәт Аланыннан 400ләп кеше,–ди ындыр мөдире.  

Моннан берничә еллар элек авылларда узган җыелышларда: “Ник безгә пай өчен һаман түләмиләр?“– дигән сораулар була торган иде, соңгы елларда алар ишетелми. Чөнки халыкка кем – ашлык, кем – салам яки печән бирә.

Пай җирләре өчен башка хуҗалыкларда да түли башлаганнар. Мәсәлән, “Тәкәнеш“ агрофирмасында быел бер пай өчен ике центнер ашлык белән өч рулон салам бирәләр икән. “Нократ“ агрофирмасында түләүне бер гектарга биш йөз сумнан хисаплаганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International