“Подписка өчен – iPad“.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

“Подписка өчен – iPad“. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кампаниясен уңышлы тәмамлаган идек, аның кызыклы мизгелләре кайтавазы һаман дәвам итә әле.
Без республика күләмендә уздырылган бәйгедә “Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон” исеменә Мамадыш почтамты хат ташучысы Гөлгенә Гарипова лаек булуын сөйләгән идек инде. Шушы көннәрдә
“Подписка өчен – iPad“ республика конкурсы йомгаклары да билгеле булды. Райондашларыбыз  Рәйсә Муллаәхмәтова, Лилия Исмәгыйлова, Эльмира Хафизова әлеге конкурста катнашучыларның беренче 50легенә кергәннәр, Зөбәрҗәт Хәйбуллина кызыксындыру бүләгенә лаек булган. Аларны  редакциябез бинасына чакырып, тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар. Тантанада катнашучылар белдерүенчә, алар район газетасын өтеренә кадәр укып бара, төрледән-төрле мәгълүмат: яңалыклар, үрнәк гаиләләр турындагы язмалар, котлаулар, реклама– барысы белән дә бик теләп танышабыз, диләр. Сүз уңаеннан, газета-журналларга 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Почта бүлекләренә ашыгыгыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International