Ил төкерсә- күл була, дип, юкка гына әйтмиләр.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Ил төкерсә- күл була, дип, юкка гына әйтмиләр. Шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасы изге эшләргә юнәлдерелә. Алдан хәбәр иткәнчә, бу һәм дәүләт 4 тапкыр арттырып кайтарган чараларны яңа мөселман зираты төзү һәм христиан зиратын зурайту өчен тоталар.  

Үзара салым программасы хакында беренче генә тапкыр сөйләвебез түгел. Халыктан җыелган акчаларга никадәр эшләр башкарылуы турында даими яктыртып барабыз. Бу суммага дәүләт субсидиясе дә кушылганнан соң, урам юллары төзекләндерелә, зират коймалары яңартыла һәм башкалар.

Әлеге программада шәһәр халкы әле беренче генә тапкыр катнаша. Аның кысаларында яңа мөселман зираты төзү һәм 230 метрга 180 метр зурлыгында христиан зиратын зурайту максат итеп куелган иде. Бүгенге көндә бу эшләр инде башкарыла. УПТК оешмасы яңа мөселман зиратына килү юлын ясады. Анда вак таш түшәделәр. Башка эшләрне ПМК Мелиорация җәмгыяте аша килешү төзегән бригадалар үти.

“Без зиратларның эченә юллар салу эшен башкарачакбыз. Барысы да һава шартларына бәйле. Төзелеш материаллары белән проблемалар булмас дип өметләнәм. Якынча ай ярым эчендә билгеләнгән планны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм”,- диде төзүчеләр бригадиры Размик Аршакян.

Яңа мөселман зираты 16 гектар мәйданны били. Аның каршы ягына матур бизәкле капка һәм коймалар урнаштырылган иде инде. Быел ян-якларын һәм арткы өлешен дә әйләндереп алганнар. Хәзер территориясенә 400 метр озынлыкта һәм 3 метр киңлектә үзәк юл түшәләчәк. Аның ян-якларына бордюрлар куела, өслеге бетоннан булачак. Аркылы юлларның озынлыгы әлегә 400 метрны тәшкил итәчәк. Киңлеге 2 метрга тигез була, диләр.

Православие зиратында шулай ук 3 метр киңлектә 230 метр озынлыкта бетон юл салына. Аркылы юлларның озынлыгы биредә җәмгысе 540 метрга тулачак, дип көтелә.

Моннан тыш, яңа мөселман зираты каршында машиналар кую өчен каты өслекле 1 мең квадрат метр мәйдан әзерләнә.     

Әмма кызганычка каршы, мамадышлылар үзара салым программасының асылын һаман да аңлап бетерми күрәсең. Ник дигәндә, бүгенге көндә җыелырга тиешле 2,3 миллион сумның 72 проценты гына җыелган. Әгәр тиешле сумма тупланса, республика бюджетыннан 9,2 миллион сум субсидия биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International