Мамадыш районында озак еллар дәвамында прокурор каршында эшче төркем эшләп килә.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Мамадыш районында озак еллар дәвамында прокурор каршында эшче төркем эшләп килә. Аларның төп эшчәнлеге- балигъ булмаган үсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалаудан гыйбарәт. Прокуратура бинасында юстиция киңәшчесе, Мамадыш районы прокуроры Радмир Надыршин чираттагы утырышны үткәрде. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, прокурор ярдәмчесе Ирина Госамова, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе, социаль яклау идарәсе, мәгариф вәкилләре катнаша.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең беренчесе балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе эшчәнлеге хакында иде. Әлеге хезмәт вәкиле аерым исәптә торучы балалар саны белән таныштырды. Утырышта шулай ук соңгы 8 ай эчендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне дә анализладылар. Хокук бозган үсмерләрнең үзләре дә бу чарага чакырылган иде. Алар белән профилактик әңгәмә үтә.

Бүгенге көндә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә 24 үсмер тора. Инспекторлар әйтүенчә, яшьләр арасында хокук бозулар саны сизелерлек арткан. Узган ел андый очракларның саны 4 булса, быел ике тапкырга күбрәк.

Алга таба район прокуроры каршындагы эшче төркем утырышына тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр чакырылды. Аларның беренчесе элек 87нче политехник көллияттә белем алган. Ике тапкыр җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланып та эләккән. Аның әти-әниләре баласы административ хокук бозган өчен штраф түләячәк.

Ә менә икенче малайның язмышын суд хәл итәчәк. ул спорт велосипедларын урлау белән шөгыльләнгән. Мондый начар адымга ике тапкыр бара ул.

Бу үсмерләрнең һәркайсы, шулай ук әти-әниләре белән профилактик әңгәмә уздырганнан соң, район прокуроры аларны катгый контрольгә алырга кирәк,- дип ассызыклады.

“Үсмерләрне дөрес юлга бастырыр өчен барысын да эшләргә кирәк. сез яшь әле. Энергияле. Шуңа да тормыш юлыгызны дөрес юнәлешкә борырга кирәк. спиртлы эчемлекләр куллану, караклык кебек начар гадәтләрне бетерү шарт. Ялгыш юлда йөреп, намусыгызны пычратасыз. Ә аны яшьтән саклау зарур”,- диде Радмир Надыршин.

Эшче төркемнең чираттагы утырышы сентябрь азагында үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International