Мендельсон маршын ишетүгә Көмеш кәләш белән кияүнең күзләре яшьләнде.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

  2015 елның 19 нчы сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 25 ел бергә гомер иткән Мәхмутовлар Илдус Газизулла улы белән Ирина Юрий кызын тантаналы рәвештә хөрмәтләү тантанасы үтте.   

  Мендельсон маршын ишетүгә Көмеш кәләш белән кияүнең күзләре  яшьләнде.  Шул көнне алар яңадан яшьлекләрен искә төшерделәр.

Нәкъ 25 ел элек кебек «яшьләр» кул куйдылар, көмеш йозекләр  алыштылар һәм вальс әйләнделәр.

    ГХАТ бүлегенә алар балалары, дуслары һәм хезмәттәшләре белән бергә килгәннәр иде. Көмеш юбилярларыбыз өчен балалар - иң зур байлык һәм бәхет, дип саныйлар. Аларның ике матур һәм акыллы кызлары Анжелла белән Жанна үсеп килә.

    Бәйрәмгә шулай ук район  Башкарма комитеты җитәкчесе Вәзир Нәзырьян улы да килгән иде. Ул безнең юбилярларыбызга шулай яшь, матур, һәм бәхетле булырга теләп калды. Аларга районыбызның юбилярларының мактаулы таныкнамә белән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләмен бүләк итте.       

      ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Салихзян кызы юбилярларны олуг бәйрәмнәре белән тәбрикләде аларга гаилә учаклары сүнмәсен өчен һәм тагын бик озак еллар янсын өчен шәм бүләк итте, энҗе туйларына чакыру тапшырды   һәм истәлекле фотосүрәткә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International