Республика күләмендә үткәрелүче “Игътибар, балалар!“ акциясе дәвам итә.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бу атнада Мамадыш районы буенча ЮХИДИ-нең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ фонды филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова шәһәрдәге икенче санлы лицей коллективына килделәр. Уку йортының актлар залында “Игътибар, балалар” республика акциясе кысаларында дәрес үтте. Кунаклар әлеге чара барышында укучыларның юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булуларын сорады, һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләрне атадылар. Караңгы вакытта урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтара торган махсус җайланмалар беркетергә кирәклеген ассызыклыйлар. Шулай ук балалар креслосының, иминлек каешының мөһимлеге, велосипедта йөрү таләпләре хакында да сөйләде инспекторлар.

Соңыннан укучыларга юл йөрү кагыйдәләре язылган газеталар өләштеләр. Мондый чаралар бу көннәрдә башка мәктәпләрдә дә үткәрелә...

 “Игътибар, балалар” республика акциясенә Мамадыш политехник көллияте дә кушылды. Алар ЮХИДИ белән берлектә шәһәр урамнарына чыктылар. Әлеге чара “Свежий ветер“ исеме астында үтә. Көллиятнең “Радуга добра“ волонтерлык хәрәкәте активистлары машина йөртүчеләрне руль артына бары тик аек хәлдә генә утырырга чакырдылар.

“Безнең максат шоферларны аеклыкка өндәү. Машина йөртүчеләр арасында исерек хәлдә руль артына утыручылар да еш очрый. Ә бу һәлакәтләргә төп сәбәп булып тора”,- ди студент Алина Егорова.

Мамадыш районы буенча ЮХИДИ-нең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов әйтүенчә, статистика буенча һәр тәүлек саен төбәгебез юлларында уртача бер исерек шофер искәртелә.

 “Игътибар, балалар” республика акциясе 15нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International