Соколка авылында озак еллардан килүче зур проблема ниһаять чишелә.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Соколка авылында озак еллардан килүче зур проблема ниһаять чишелә. Республиканың Икътисад министрлыгы үткәргән конкурста җиңеп, грант отканнан соң, әлеге торак пунктта су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә башлаганнар. Әмма эшне тулысынча тәмамлау өчен грант акчасы гына җитми.

 

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе Соколка җирлеге өчен иң проблемалы өлкәләрнең берсе иде. “Монда эшли башлагач, көн саен халык зарын тыңларга туры килде“,- ди төбәк башлыгы Газинур Әскәров. Соңгы елларда Грахань, Соколка, Соколка урманчылыгы торак пунктларын сулы итү буенча шактый эшләр башкарылды.

Быел җирлек халкын су белән тәэмин итү юнәлешендә башкарылучы эшләр дәвам итә. Авылга республика бюджетыннан 1млн. сум акча бирелгән. Моңа алар икътисад министрлыгы үткәргән конкурста җиңү яулап ирешәләр. Бәйгедә районның 7 авыл җирлеге катнашкан. Шуларның өчесе грантлы булдылар.

Соколка урамнарына су кертү белән “Мелиорация“ ПМКсы шөгыльләнә. Коллективның 6 кешелек бригадасы биредә август ае азагында килгән. Мастер Назыйм Мостафин әйтүенчә, Совет урамына – бер километр, Ленин урамына – ике километр да ике йөз метр, Пионер урамына өч йөз илле метр суүткәргеч сузалар. Торбаларның диаметры 63мм-ны тәшкил итә.

Грант буенча бүленгән акчадан тыш, өстәмә килешү нигезендә 6 урынга коелар калдыралар, аларга янгын сүндерүчеләр өчен гидрантлар да урнаштырыла икән. Авыл халкы эш барышы белән даими кызыксынып тора. Кайбер эшләр өчен алар үзләре дә акча җыеп биргәннәр.

“Элек суга тилмердек инде без. Ниһаять, үзебезнең урамның да суүткәргече булачак. Балалар суны өйгә үк керттерәчәкбез диләр”,- дип сөйләде 80 яшен тутырган Александра Заболотская.

“Әле берничә ел элек су я көнаралаш кына килә, я гомумән, атналар буе килмичә тора иде. Хәзер бу проблема бетте дияргә мөмкин. Безнең тирәләр сусыз утырмады. Яңа линия сузылгач та су даими килсен иде инде”,–ди Татьяна Елисеева. 

Җирлек башлыгы Газинур Әскәров әйтүенчә, Соколкада су проблемасын тулысынча хәл итеп бетерү өчен әле яңадан ун миллион сумлап акча кирәк икән. Бүгенге көндә авылда унбиш километр суүткәргеч линия, 3 скважина бар. Тоткарлыклар булмасын өчен, тагын бер скважина казу шарт.

Сүз уңаеннан, быел җирлектә үзара салым акчасы буенча зират коймасы һәм капка яңартылган. Моның өчен 500 мең сум акча тотылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International