Дәүләт программалары бәрәңге үстерергә дә ярдәм итә.

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Дәүләт программалары бәрәңге үстерергә дә ярдәм итә. Урта Кирмән авылы фермеры үз эшен икенче икмәк игү юнәлешендә тапкан. Миллионнар кермәсә дә, тормышны алып барырга җитә, ди үзе.

 

Илнур Фазуллин тумышы белән шушы Урта Кирмән авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Авыл хуҗалыгы академиясендә агрономлык белгечлеге алып чыкты ул. Берара агросәнәгать оешмаларында үз һөнәре буенча эшләгәннән соң, шәхси бизнесын булдырырга карар итә.

Агрономлык белемем булгач, күңел җиргә тарта инде. Башта озак кына уйлап йөрдем, нәрсә эшләп карарга микән дип. Әнинең пай җирен үземә рәсмиләштердем дә, бәрәңге үстереп карарга булдым.

Теләге булган, эшне оештыра белгән авыл кешесе өчен Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре төрле программалар эшләп гамәлгә кертә башлады. Илнур да өч ел элек “Башлаучы фермер“ программасында катнашырга карар кыла. Документларны җыеп тапшырганнан соң, аңа 800 мең сум күләмендә субсидия бирәләр. Моңа яшь фермер МТЗ-82 тракторы, бәрәңге казыгыч, агу сиптерү, җир эшкәртү агрегатлары кайтарган. Уңышны саклау өчен склад төзиләр.

Саклау урыны шулай ук бик кирәк. Беренчедән, бөтен уңышны да сатып бетереп булмый бит, икенчедән, язга бәрәңгенең бәясе дә арта.

5 гектар мәйданга утырту өчен беренче елны орлык бәрәңгесен Түбән Кама һәм Кукмара фермерларыннан кайтаралар. “Ароза“ һәм “Удача“ сортлары минем җиргә килешмәде, ди ул. Ә “Винетта“ һәм “Гала“ сортлары быел уңышны мулдан бирә. Узган ел гомумән гектарыннан уртача 50 центнер җыйган булсалар, әлеге сезонда бу сан 120 ц-га тигез.

“Беренче ел булгач, былтыр реализацияләү авыррак барган иде. Алабугага күмәртәләп алучыларга да илттем. Алар арзанга алырга тырышалар бит. Быел былтыргы клиентларым үзләре шалтыраталар. Күпләп алучыларга килограммын 16 сумнан бирәм, берәр капчык кына алсалар – бераз кыйммәткәрәк”, – дип сөйләде ул.

Икенче икмәк уңышын җыюда авылдашлары ярдәмгә килә. Иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр эшләсәләр, 500 сум акча түлим, ди фермер. Бәрәңге игү отышлымы дип сорагач, фермер менә нәрсә дип җавап бирде.

Миллион сум кермәсә дә, тормышны алып барырга җитә инде. Читкә чыгып эшләсәң дә, артыгын бирмиләр. Анда да шул җитәрлек кенә була. Аның каравы, монда үзең өчен эшлисең.

Быел рәт араларын ике кат эшкәртергә туры килгән. Ә менә колорадо коңгызына карша агу-химикатлар кулланмаганнар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International