Районыбыз газчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан үз коллективларында тантаналы чара оештырдылар. Биредә хезмәт алдынгылары тәбрикләнде, эш күрсәткечләрен анализладылар.
Мамадыш районы газ эксплуатацияләү хезмәте Алабугагаз идарәсенә карый. Алар икесе дә “Газпром трансгаз Казан“ ҖЧҖ буйсыналар. Быел башкалада әлеге җәмгыять оешуына 60 ел тулды. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән тантаналы чарага рәсми затлардан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Алабугагаз идарәсе башлыгы Азат Нурмиев килгәннәр иде. Алар газчыларны, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Районның газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Нияз Ганиевка “Газпром трансгаз Казан“ ветераны“ дигән исем бирелү хакындагы медаль, коллектив хезмәткәрләре Евгений Арсентьев, Илдар Фатыхов һәм Анатолий Потеряхинга район башлыгының Мактау грамотасы, Альберт Вәгыйзов белән Александр Пахомовка район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы, ә Рәсүл Мөхәммәтхановка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүгенге көндә районның газ эксплуатацияләү хезмәте карамагында 1210 чакрым озынлыкта газүткәргечләр, 224 данә газкөйләгеч пунктлар, 452 данә коммуналь-көнкүреш объектлары, 16 меңнән артык газлаштырылган торак йорт һәм фатирлар, 14 сәнәгать оешмасы исәпләнә. 2014нче елда район буенча кулланучыларга 49,7 млн.куб метр газ бирелгән.
Җәмгыять базасында авария-диспетчерлык хезмәте, җир асты газүткәргечләре хезмәте, йорт эчендәге газ җиһазлары өчен җаваплы хезмәт, газ режимы бүлеге оешкан. Түбән Тәкәнеш авылында һәм Камский бистәсендә аерым газ участоклары эшли. Коллективның 10 данә махсус техникасы һәм 1 экскаваторы бар.
Коллективта 100 артык кеше– слесарьлар, диспетчерлар, мастерлар, шоферлар һәм контролерлар эшли һәм күпчелеге дистәләгән еллар буе намуслы хезмәт куялар.