Яңа уку елы башлангач та, районыбыз мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары узды.

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Яңа уку елы башлангач та, районыбыз мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары узды. Аларда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе- балаларны ашатуны оештыру. Һәм бу юкка гына түгел. Чөнки баланың дөрес туклануы - сәламәт булуының мөһим шарты.  Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле.

 

Без әлеге мәсьәләнең районыбыздагы мәгариф учрежденияләрендә ничек хәл ителүен белергә теләп, Красная Горка урта мәктәбенә рейд белән килдек. Урта һәм өлкән сыйныф укучыларның әбәд вакыты иде бу. Менюда яшелчәләрдән итле рагу, ипи, булочка һәм шикәрле чәй. Болар барысы 23 сум 77 тиенгә төшә. Шуның 6 сум 16 тиене бюджеттан, 12 сум 58 тиене ата-аналар кертеме һәм 5 сум 2 тиене ярдәмче хуҗалыктан.

Красная Горка мәктәбендә әйтүләренчә, әлегә укучыны бер тапкыр ашату өчен көнгә бюджеттан уртача 6 сум 35 тиен, ярдәмче хуҗалыктан 3 сум 75 тиен һәм ата-аналар кертеменнән 10 сум акча тотыла. 1нче октябрьдән ата-аналар кертеме көнгә 15 сумны тәшкил итәчәк. Моны продукциягә бәяләр арту белән аңлаталар.

-Мәктәбебездә барлык 301 укучыны да ашату оештырылган. Көн саен беренче дәрес алдыннан балалар санына карап ашханәгә гариза бирәләр. Ашату икенче дәрестән соң башлана. Икенче сменада укучылар да бар. Аларны ашату 16 сәгать 20 минутта төгәлләнә,- диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Сибгатуллина.

Уку йортында озынайтылган сменага калган башлангыч сыйныфтагы 25ләп укучыны ике тапкыр, ә башкаларны бер тапкыр ашаталар.

-Безгә район мәгариф бүлегеннән санэпидемстанция белән килештерелгән ике атналык меню җибәрәләр. Шуның нигезендә көндәлек меню төзибез. Үсеп килүче бала организмына кирәкле матдәләр, микроэлементлар да кирәк. Аларны да истә тотабыз. Кечкенә сыйныфлар күбесенчә боткаларны яратып ашый, ә зурлар итле ризыкларга өстенлек бирәләр,- диде ашханә мөдире Венера Ильина.

Аның бу өлкәдә 22 еллык эш стажы бар. Соңгы ике елда мөдир вазыйфасын башкара.

Балаларны тукландыру мәсьәләсендә   мәктәп  яны участоклары аерым игътибарга лаек. Үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш исәбенә аш менюларын шактый төрләндерергә мөмкинлек туа. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, быел 1млн.700 мең сумлык продукция җитештергәннәр. Чагыштыру өчен, узган ел әлеге сан 560 мең сумны тәшкил иткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International