Яшьләр фестиваленә әзерлек башланды

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Мамадышлылар эшләүче яшьләр фестиваленә әзерлек башлады. Команда капитаны Элмира Әхмәтова сүзләренә караганда, агымдагы елда район данын мәгариф бүлеге хезмәткәрләре яклаячак. Бүгеннән башлап инициативалы яшьләрнең репитицияләре башлана. Команда составында 14 кеше,алар тарафыннан вокал-соло, вокал-ансамбль, “минута славы” һәм хореография номерлары тәкъдим ителә. Фестивальгә зур өметләр баглыйбыз, диде Элмира Әхмәтова. Зона бәйгесе Әлмәттә узачак. Ә фестиваль үзе 9-10 нчы октябрь көннәренә билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, былтыр безнең команда респубка күләмендә 2 нче урын яулаган иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International