Гражданнар кабул ителде

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Район башлыгы Анатолий Иванов кичә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте. Барлыгы 13 кеше район башлыгы белән күзгә-күз аралаша алды. Алар торак, төзелеш өчен җир сорауларын күтәрделәр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге төр халыкны кабул итүләр күп кенә социаль, икътисади, хокукый һәм , хәтта, көнкүреш сорауларын оператив хәл итү мөмкинлеге бирә. Район башлыгы Анатолий һәр атнаның сишәмбесендә һәм чәршәмбесендә халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3-15-90, яисә 3-14-84.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International