13нче сентябрь Россия Федерациясе территориясендә – Бердәм тавыш бирү көне иде.

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

13нче сентябрь Россия Федерациясе территориясендә – Бердәм тавыш бирү көне иде. Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайладылар. Бу көнне районыбызда иртәнге 7 сәгатькә 34361 сайлаучы теркәлгән иде. Мамадыш төбәгендә барлыгы 53 сайлау участогы эшләде. Шуларның 8 шәһәрдә, калган 45 авылларда урнашкан.

Иң зур сайлау участокларының берсе район мәдәният йорты бинасында эшләде. 1868нче санлы участок ачылганчы ук, ишек төбенә тавыш бирүчеләр җыела башлаган иде инде. Беренче булып Рәхилә апа Рәхмәтуллина килгән. 6 сәгать 35 минутта биредә идем,- ди ул.

1868нче санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Хәниф Сабиров әйтүенчә, бу территориядә тавыш бирү хокукы булган 1647 кеше исәпләнә. Аларның 15 сайлауларда әле беренче тапкыр гына катнаша икән.

Әлеге участоктагы сайлау комиссиясе составында 10 кеше исәпләнә. Шуларның икесе күзәтүчеләр. “Бердәм Россия“ партиясеннән бу җаваплы вазыйфа Шамил Сабировка йөкләнгән.

Билгеле булганча, бердәм тавыш бирү көнендә җитди сәбәпләр аркасында сайлауларга килә алмаучылар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде. Мондый хокукны 659 мамадышлы файдаланган. Бу гомуми санның 1,91% дигән сүз.

Шәһәрдәге Ленин урамы, 107нче йорт адресы буенча урнашкан 1865нче участок сайлау комиссиясенә килүчеләрне балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар концерт номерлары белән каршы ала. Иртәнге сәгатьләрдә үк тавыш бирергә җәмәгате Маргарита Семеновна белән район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Кабинкага кереп бюллетеньнәргә тамга куйганнан һәм аларны махсус урналарга төшергәннән соң, җитәкче белән әңгәмә кордык.

Ә әлеге кадрларны без инде шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп базасында эшләүче 1869нчы санлы участок сайлау комиссиясендә төшереп алдык. Биредә 1438 тавыш бирүче исәпләнә.

“Безнең сайлау участогының төп үзенчәлеге шунда, биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тавыш бирергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп алдында коляскалыларга керү өчен пандуслар бар, күз күремнәре начар булганнарга лупалар бирәбез, брайль системасы буенча әзерләнгән белешмәлекләребез бар. Коляскалылар өчен махсус кабинка да куелган”,- дип сөйләде 1869нчы санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Илнара Сафуанова.

Ә шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп берьюлы ике участок сайлау комиссиясен сыйдырган. Уку йортының фойесында һәм спорт залында тавыш бирәләр. Ландыш Ганиева сайлауларда тәүге мәртәбә генә катнаша икән. Аны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, истәлек бүләге дә тапшырдылар. Гомумән, бу сайлау компаниясендә 545 мамадышлы беренче тапкыр тавыш бирә.

Сайлаулар авыл җирлекләрендә дә зур активлык белән уза. Түбән Ушмада әлеге чара шулай ук бәйрәм рухын алган. Тирә-юньгә җыр-моңнар сибелә, матур киемнәрдән булган халык бер-берләрен сәламләп сәясә вакыйгада катнашырга ашыгалар. Урта мәктәпнең ашаханәсендә чәй табыны да әзерләнгән иде. Теләгән һәркемне тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр, һәм башка күптөрле нигъмәтләр белән сыйлыйлар. Ә мәктәп бинасы каршында җирле үзешчәннәр концерт номерлары бүләк итә.

Мамадыш районының 4 сайлау участогында ТР Президентын электрон терминаллар аша сайладылар. Мондый җиһазлар Албай, Гришкино, Владимир һәм Зур Шыя торак пунктларында урнаштырылган. Без әлеге кадрларның шуларның соңгысында төшереп алдык. Зур Шыяда электрон тавыш бирү өчен сенсорлы 5 җиһаз урнаштырылган. Алардан файдалану өчен иң элек шулай ук паспортыңны күрсәтү зарур. Тавыш бирүчегә бер тапкыр кулланыла торган карта бирелә. Анда язылган штрих-кодны терминалга куярга кирәк. шуннан, үзең теләгән кандидатны сайлыйсың.

 

Мамадыш районы ТСК рәисе Павел Смирнов белдерүенчә, бу сайлау кампаниясе чыннан да халыкның активлыгы белән дә үзенчәлекле икән. 13нче сентябрь көндезге 12дә барлык сайлаучыларның 55,57% тавыш бирергә өлгергән иде инде.

“Иң зур активлык көн уртасына Албай, Владимир һәм Никифорово авылларындагы сайлау участокларында күзәтелә иде. Албайлыларның 70,38%, владимирлыларның 78,17%, ә Никифоровода яшәүчеләрнең 76,04% тавышларын бирделәр. Бүген 53 УСКләре һәм бер ТСК эшли. Комиссия вәкилләренең саны 409 тигез”,- ди Павел Смирнов.

Районның территориаль сайлау комиссиясе бүген Татарстан Республикасы Президентына  Мамадыш муниципаль районы территориясендә  сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләре турында мәгълүматны җиткерде. Тавыш бирү ахырына сайлаучылар исемлегенә кертелүчеләр саны – 34380 кеше булган.

Тавыш бирүдә катнашкан сайлаучылар саны - 33971. Сайлаучыларның килүе 98,81% тәшкил итте.

Бильгильдеева  Рушания  Габделәхәт кызы өчен  71 сайлаучы тавыш бирде (0,21%);

Миңнеханов Рөстәм  Нургали улы өчен  33660 сайлаучы тавыш бирде  (99,08 %);

Миргалимов  Хафиз  Гаяз улы өчен  151 сайлаучы тавыш бирде  (0,44 %);

Юсупов  Руслан  Рафаиль улы өчен   44 сайлаучы тавыш бирде  (0,13 %).

 

Билгеле булганча, бу көнне муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар да сайланды. Аларны райондагы 241 округка сайлап куйдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International